Машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша быел көзен үк күрсәтергә мөмкин булачак
Россия автомобильчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша инде быел көзен үк күрсәтә алачак. Бу хакта РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Григоренкога сылтама белән хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Хәзерге вакытта «МАКС» мессенджерында таныклыкны күрсәтү сервисы өстендә эшлибез. Тиешле карар инде кабул ителде. Сервисны техник яктан әзерләү төгәлләнеп килә. Аны эшләтеп җибәрү көзгә планлаштырылган», – диде вице-премьер Халыкара яшьләр фестивалендә.
Элегрәк автоюрист Лев Воропаев билгеләп үткәнчә, тиешле карар текстында «МАКС» мессенджеры телгә алынмый, аның урынына «мәгълүмат алмашуның күпфункцияле сервисы» дигән термин кулланыла. Әмма эксперт ачыклык керткәнчә, әлеге сервис нәкъ менә «МАКС» аша эшләячәк, моның өчен мәгълүматларны (машина йөртү таныклыгы һәм СТС) махсус сервис һәм Дәүләт хезмәтләре порталы белән үзара бәйләнештә торучы QR-код аша күрсәтергә кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.


