Миңнеханов: «Авырлыкларга карамастан, республика программаларын саклап калабыз»
Кайбер федераль программаларны финанслау күләме кимүгә карамастан, Татарстанда республика программалары тулы күләмдә сакланачак.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларына багышланган утырышында белдерде, дип яза Татар-информ.
«Барлык авырлыкларга да карамастан, безнең күрсәткечләр начар түгел. Федераль бюджет буенча бик җитди кыскартулар булуын күрәсез. Без әлегә кыскартмыйбыз. Без республиканың барлык программаларын планлаштырдык. Әгәр дә нәтиҗәле эшләсәк, боларның барысы да булачак», — дип белдерде Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республика икътисадындагы вазгыять макроикътисади һәм геосәяси вазгыятькә бәйле булачак һәм барысы да яхшы якка да, начар якка да үзгәрергә мөмкин.
