Тәрәзәдән егылган хатын-кыз бала арбасына төшкән: икесе дә һәлак булган
Астанада күпкатлы йортларның берсе ишегалдында фаҗига булган. 27 яшьлек хатын-кыз торак йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм ике яшьлек бала утырган арбага килеп төшкән. Бу хакта inbusiness.kz хәбәр итә. Фаҗига нәтиҗәсендә хатын-кыз да, сабый да һәлак булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыклый.

