Татарстанның су объектларын сәламәтләндерү эшләре дәвам итә



Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерү эшләре дәвам итә.

Әлеге вакытта чистарту эшләре Чаллыдагы Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казандагы Нокса елгасында алып барыла. 2030 елга кадәр республикада табигатьне саклауга юнәлдерелгән дүрт зур чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларның гомуми бәясе 2,3 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 2 млрд сумы федераль бюджеттан финансланачак.

Татарстанның экология министры Азат Җиһаншин сүзләренчә, республикада экологик торышны яхшыртуны таләп иткән 50 су объекты буенча проектлар әзерләнгән. Аларның гомуми бәясе якынча 2 млрд сум тәшкил итә. Барлык объектлар өчен дә проект-смета документациясе эшләнгән һәм уңай дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре алынган. Алга таба аларны федераль һәм республика программаларына этаплап кертү планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.