Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре җырлы-моңлы җәйге кич бүләк итте
Апасның Үзәк ял паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылучы кичке концертлар дәвам итә.
(15 июль, “Апастово-информ”).
Бу юлы сәхнәдә районның үзәкләштерелгән клублар системасы коллективы чыгыш ясады. Алар үзләренең программасын “Җырлы, моңлы, җәйге кич” дип исемләгән иде.
Концерт дәвамында яңгыраган җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр аша тынычлык, татулык, бердәмлек, туган җиргә мәхәббәт темалары чагылыш тапты. Сәхнәдән ил-көннәрнең тыныч булуын, кешеләрнең иминлектә, җырлап-биеп бәхетле гомер кичерүләрен теләгән изге сүзләр яңгырады.
Программада татар, рус һәм чуваш халыкларының мәдәниятен чагылдырган чыгышлар урын алды. Концерт Халыклар бердәмлеге елы рухын тулысы белән чагылдырды, төрле милләт вәкилләренең дуслыгын һәм үзара хөрмәтен сәнгать теле аша күрсәтте.
Тамашачыларны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сәламләде. Ул райондашларга изге теләкләрен җиткерде, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Кичә барышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләгән ихлас сүзләр дә яңгырады.
Матур җырлар, дәртле биюләр һәм күтәренке рухтагы чыгышлар тамашачыларга онытылмаслык җәйге кич бүләк итте.
