Күпләр белми: табиб бик зыянлы ризыкны атап үтте



Омега-6 май кислотасына бик бай дип саналган ризыклар бар. Аларны еш һәм күп куллану сәламәтлеккә нык яный, һәм бу хакта күпләр белми. Биредә сүз майда кыздырылган вак бәлеш, камыр эчендәге сосиска кебек ризыклар турында бара, дип сөйләп үткән эндокринолог, диетолог Антон Поляков «aif.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Беренчедән, мондый ризыкны еш ашау кандагы шикәрне күтәрә. Икенчедән, майда кыздырылуы сәбәпле, омега-6 май кислотасы чамадан тыш күп барлыкка килеп, организмдагы ялкынсынуны көчәйтә, дип аңлатып үткән табиб.

Эш шунда: омега-6 кан оешуга җавап бирә. Ә аның күплеге кан тамырларын тарайтып, тромблар барлыкка китерергә мөмкин, дип кисәткән табиб.

Шуңа күрә Антон Поляков майда кыздырылган камыр ризыгын еш ашамаска киңәш иткән. “Тамак ачканда капкалап алырга мөмкин, әмма даими ризыкка әйләнмәскә тиеш”. – дип йомгак ясаган ул.