Россиядә мәктәп укучылары өчен «бишенче чирек» кертергә мөмкиннәр



Россиядә "бишенче чирек" не кертеп, уку елын ике атнага озайтырга тәкъдим итәләр. Мондый инициатива белән Иҗтимагый палата сәркатибе урынбасары Владислав Гриб чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, гадәти уку елы дәвамында укучыларның дәрестән тыш дәресләргә вакыты калмый — балалар болай да төп биремнәр белән мәшгуль.

Өстәмә ике атнаны иҗади активлыкка багышлау планлаштырыла, янәсе аларга хәзер расписаниедә урын җитми.