«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җырланмаган әле безнең җыр» концертыннан репортаж
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы һәм ансамбльнең халык исемен йөрткән вакытындагы ветеран артистлары район тамашачысына «Җырланмаган әле безнең җыр» программасын тәкъдим итте.
Чишмә башы 1966 елга барып тоташкан Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел үзенең 60 еллык юбилеен каршылый.
Әлеге юбилей елы барыбыз өчен дә бик кадерле, истәлекле,вакыйгаларга бай булырга ошап тора. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда булып узган «Җырланмаган әле безнең җыр» концерты тамашачыларга бик тә ошады, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр, ахырдан исә артистларны аягурә басып алкышладылар.
«Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбленең йөзек кашлары, мөхтәрәм сәхнә әһелләре- Робсон Мусин, Мәгыйсь Әһлетдинов, Луиза һәм Муллаян Исламовлар, Фаяз Әминов, Инсан Хөсәенов һәм башка артистларыбыз хәзерге дәүләт ансамбленең йодызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Зирәклек һәм тәҗрибә яшьлек дулкынына күмелде. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә республикабыз, районыбыз данын таратучы, телебез, моңыбыз сагында торучы хәзерге җырчылар, биючеләрнең осталыгына, талантына шаккатып, сокланып карадык.
Ансамбль җитәкчесе Лилия Ялалова мондый матур чараларның алга таба да булачагын әйтеп, тамашачыларны концертларга чакырды. Ә сентябрь аенда Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 60 еллык юбилеена багышланган зур тантана оештырылачагын хәбәр итте.
Өлкән артистларыбызга рәхмәт белдереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Быел 75 яшен каршылаган Луиза Исламованы да бәйрәме белән котлап хөрмәтләделәр. Үз чиратында юбилярыбыз барлык ветераннар исеменнән ансамбльгә уңышлар теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчсенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бу башлангычны хуплап, райондашларыбызга кичке ял вакытларын шушындый матур, эчтәлекле, мәгънәле чараларда үткәрергә чакырды, бүгенге тамаша өчен коллективка рәхмәт белдерде.
Ансамбльнең тарихына күз салыйк:
- 1966 елда Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә бик күп талантлар ачыла. Биючеләр беренче тапкыр Казанга барып, телевидениегә язылалар. Күмәк хуҗалыклардан акча күчереп, биючеләргә Казанда махсус татар милли киемнәре тектерәләр. Биючеләр башкалага пароход белән баралар. Агыйдел буйлап барганда, яшьләр Казаннан кайткач та таралышмаска, ансамбль булып оешырга сүз куешалар. Яңа ансамбльгә «Агыйдел» исеме кушыла.
- Ансамбльнең республика масштабына чыгуы Казандагы халык иҗаты йорты балетмейстеры Котдүс Хөсәенов хезмәтенә бәйле. Ансамбль биючеләрен сюжетлы биюләргә, сәхнә осталыгына иң башлап ул өйрәтә.
- 1967 елның мартында К. Хөсәенов куйган беренче бию — «Актаныш басмалары»н ансамбльнең 20 пар биючесе Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә бии.
- 1969 елда ансамбльгә «Халык ансамбле» исеме бирелә.
- 1973 елда коллектив үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның Бөтенсоюз смотрының зона йомгаклау концертында, 1976 елда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның 1нче Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясый.
- 1974 елда ансамбль «КамАЗ турында сюита» дигән хореографик-музыкаль композиция әзерләп, КамАЗда чыгыш ясый. ССРБ халыкларының төрле милләт биюләрен Казан һәм Яшел Үзән тамашачыларына күрсәтә.
- 1982 елда Магнитогорскида гастрольләре була.
- 1985 елда кышын ВДНХ «Рус кышы» бәйрәмендә, җәй көне Измайлов паркында Мәскәү Сабан туенда чыгыш ясый.
- 1987 елда Йошкар-Олада шәһәр көнендә катнаша.
- 1988 елда Маҗарстан тамашачыларын Татарстан АССР бию һәм җыр сәнгате белән таныштыра.
- 1997 елда ансамбльнең бер төркем артистлары төрки халыкларның 1нче халыкара фестивалендә катнаша.
- 2000 елның 24 июнендә Казан Сабан туенда В. В. Путин каршында чыгыш ясый.
- 2012 елда Барнаул Сабан туенда катнаша.
- 2013 елның мартында ТҮРКСОЙ иҗади төркеме составында Нәүрүз бәйрәм турнесында катнаша.
- 2016 елның 14 июлендә ансамбльнең үз бинасы (элекке МТС мәдәният йорты) ишекләрен ача.


