Татарстанда 1 апрельдән йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелә
1-30 апрель аралыгында республика әһәмиятендәге юлларда күчәренә төшә торган авырлык 6 тоннадан артып киткән транспорт өчен чикләү кертелә.
Чара юл түшәмәсен саклауга, шулай ук хәрәкәт иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Чикләүгә эләкми:
пассажир автобуслары;
азык-төлек, терлек, дару, орлык, почта, ашлама, ягулык ташучы машиналар;
гадәттән тыш хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән транспорт;
юл техникасы, юлларны төзекләндерү һәм карап тоту өчен җәлеп ителгән техника;
федераль закон нигезендә хәрби хезмәт каралган башкарма хакимият органнары транспорты;
чүп ташучы машиналар.
Калган йөк машиналары махсус рөхсәт белән генә йөри алачак. Аны “Росдормониторинг”сайтындагы шәхси кабинетта рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый чаралар һәр ел саен кертелә. Былтыр чикләүләр төбәк юлларының 377 участогында гамәлдә булган.
Кагыйдәләрне бозган өчен җитди штрафлар каралган: транспорт хуҗалары өчен штраф күләме 600 мең сумга җитәргә мөмкин. Чикләүләр кертеләчәк юл участоклары белән сылтамага аша кереп танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
