Россия Почтасы MAXта эшмәкәрләр өчен махсус чат-бот ачкан



Россия Почтасы MAX мессенджерында кече һәм урта бизнес өчен махсус чат-бот ачкан.

Яңа сервис почта эшенә бәйле төп мәсьәләләрне, почта бүлегенә бармыйча гына, интернет аша хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә Почтаның матбугат хезмәте.

Чат-бот ярдәмендә хат яки посылка җибәрүне рәсмиләштерү, абонент тартмасын броньлау, курьер чакырту, электрон заказлы хатлар хезмәтенә тоташу һәм почта аша җибәрелгән әйбернең статусын күзәтү мөмкинлеге булдырылган. Россия Почтасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Чудинов билгеләп үткәнчә, компания клиентларына күрсәтелә торган хезмәтләрне ничек тә уңайлырак итәргә тырыша.

Аның сүзләренә караганда, яңа чат-бот эшмәкәрләргә вакытын һәм акчасын янга калдырырга ярдәм итәчәк, гомумән, мөһим бурычларын хәл кылуны тизләтеп, бөтен игътибарын бизнесны үстерүгә җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш компания мессенджердагы сервис функцияләрен киңәйтү буенча эшли. Газета-журналларга корпоратив яздыру, шулай ук максатчан рекламалар мөмкинлеген өстәү күздә тотыла.

Моңа кадәр Россия Почтасы шәхси кулланучыларга шундый ук чат-бот ачкан. Аның ярдәмендә посылкаларны интернет аша юлларга, аларны китереп бирүне реаль вакыт режимында күзәтеп торырга, курьер аша кирәкле әйберләр китереп бирүне рәсмиләштерергә, басма матбугатка язылырга була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.