Фәрит Мөхәммәтшин туган тел укытучыларын милләтнең киләчәгенә нигез салучылар дип атады



«175 милләт вәкиле булган республика динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклап, Сабантуйларын матур итеп үткәреп яши. Моның өчен халкыбызга рәхмәт», – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Туган тел» форумының пленар утырышында.

Ул туган тел укытучысын милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч дип атады.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең татар телен ничек өйрәнүен дә искә төшерде.

– 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлагач, депутатлар, милләттәшләребез: «Бүгенге утырышны татарча алып барырга кушабыз», – дип тавышка куйды. Сүз байлыгым юк, шуңа күрә эчке канәгатьсезлек тудырды. Шуннан татар телен өйрәнә башладым. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һәм башкаларга рәхмәт. Китапларын биреп: «Көзге каршына басып, кычкырып укы», – дияләр иде. «Башы киткәнме соң?» – дип әйтүчеләр дә булды. Ә мин горурланып: «Туган телемне өйрәнәм», – дия идём, –диде ул.