Казанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итә башлыйлар
Быел башкала мәктәпләре 15 меңләп беренче сыйныф укучысын кабул итәргә җыена. 1 апрельдән Казанда беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе үз эшен башлый.
Гаризаны ата-аналар берничә ысул белән бирә ала. Монда сүз Дәүләт хезмәтләре порталлары һәм Россия Почтасы аша, шулай ук мәгариф оешмасына шәхсән мөрәҗәгать итеп, документ тапшырып булу турында бара. Бүген Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шул хакта сөйләде.
Чит ил гражданнары документларны дистанцион рәвештә – почта элемтәсе яисә дәүләт хезмәтләре порталлары аша тапшыра ала. Шул ук вакытта мәктәпләрнең электрон почтасына җибәрелгән гаризалар каралмый.
Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренчә, беренче сыйныфка кабул итү ике этапта узачак. Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле, беренче чиратта яисә чираттан тыш укырга керү хокукы булган балалар өчен каралган. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр, беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен үткәрелә. Мәктәпләр баланы буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тарта ала. Бу очракта ата-аналар буш урыннар булган мәктәпне сайлау өчен район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәктәпләргә беркетелгән территорияләр турында мәгълүмат мәгариф оешмаларының рәсми сайтларында һәм KZN.RU шәһәр порталында урнаштырылган.
