Татарстанда социаль челтәрдә экстремистик язмалар урнаштырган 24 яшьлек ир кеше ачыкланган



Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре радикаль карашларда булган 24 яшьлек кешене ачыклаган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул мессенджерларның берсендә кешеләрне көч куллануга һәм хәрби гамәлләргә этәрә торган язмалар урнаштырган. Аларда кешеләрне милли һәм дини билгеләре буенча бүлеп карау һәм аларга карата көч куллану турында чакырулар булган.

Бу факт буенча аңа карата җинаять эше кузгатылган. Эш Россия Җинаять кодексының экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә ачык рәвештә чакыру белән бәйле маддәләре нигезендә тикшерелә. Хәзерге вакытта белгечләр вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү дәвам итә.

https://vk.ru/clip328086605_456239456