Югары уку йортларына бюджетка гариза тапшыру 25 июльдә тәмамлана
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитетның бюджет урыннарына документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә.
Конкурс исемлекләре 27 июльдә университет сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында басылачак.
Төп конкурс буенча укырга керергә ризалыкны 5 августка кадәр бирергә кирәк, ә кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта дөнья күрәчәк.
Документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин. Абитуриентлар берьюлы 5 югары уку йортына, һәркайсында 5 юнәлешкә кадәр гариза бирә ала.


