Диндә хыянәтчеләргә карата нәрсә диелгән?



Диндә хыянәтчеләргә карата нәрсә диелгән?

Җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

Мәхәббәттә гөнаһ юк диләр, ә хыянәт ул гөнаһмы? Диндә хыянәтчеләргә карата нәрсә диелгән?

– Исламда хыянәт итү авыр гөнаһларның берсе, шулай ук икейөзлелек билгесе булып тора. Никахтагы хыянәткә килгәндә, бу әхлакый хыянәт яки зина кылу, фәхешлек булырга мөмкин, моның өчен шәригатьтә махсус җәза каралган. Моннан сакланыгыз!