Казандагы гомумишәһәр өмәсе Урицкий паркында узачак



25 апрель көнне республикада зур өмә узачак. Казандагысы Урицкий паркында үтәчәк. Өмә иртәнге сәгать 10:00 да башланачак. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.

– Без быел өмә узачак урынны Казан халкына тавыш бирдертеп сайлаттык. Урицкий паркында иртәдән концерт, мастер-класслар булачак. Күл буйларын да чистатачакбыз. Шулай ук дайверлар су астына да төшеп, андагы чүп-чарларны алып менәчәк. Өмәгә килүчеләр белән парк янәшәсен генә түгел, тимер юл буен да тәртипкә китербез дип торабыз. Шулай ук паркта агач та утыртачакбыз, – диде ул.

Өмәгә килгән һәр кешегә бүләкләр дә биреләчәк. Узган елгы өмәдә 300 кеше канашкан булган. Быел исә, чараның шәһәр эчендә узуын исәптә тотып, оештыручылар кеше күп килер дип өметләнә.

Бу көнне биредә иске кием, пыяла, маклатура һәм пластик шешәләрне дә тапшырып булачак.Шулай ук китаплар да җыелар. Аларны милли китапханәгә тапшырачаклар.