Хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узды
Җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды
“Арча” спорткомплексында хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды. Анда район мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 6 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урында Арча командасы
2 урында Яңа Кенәр мәктәбе командасы
3 урында 11 нче балалар бакчасы командасы
Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин барлык командаларга да истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырды. Призлы урыннарны алган командалар медаль, грамота, кубоклар белән дә бүләкләнде.
Чыганак һәм фотолар: Арча спорт мәктәбе
