Татар телен популярлаштыру буенча яңа проектлар гамәлгә ашырылды
Кичә, 5 март көнне, «Яратам» яшүсмерләр клубында 2025 елда Казан Мэриясе оештырган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булып узды.
Узган елгы конкурска 60ка якын гариза килгән иде. Алар арасыннан нәтиҗәдә 11 җиңүче сайланды, һәрберсенә акчалата грант бүленеп бирелде. Ярты ел узды, ә, димәк, хисап тоту вакыты җитте.
Презентация барышында катнашучылар проектларының әһәмиятен дәлилләде. «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре: Фаил Баязитов («Әрсезквиз» уены), Ләйлә Гарифҗанова (балалар өчен «Куен дәфтәре»), Диләрә Гафиятуллина («Без үстергән нәсел агачы» шәҗәрә төзү әсбабы), Сәйдә Кадыйрова («Сәрвиназ» балеты), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы, «Итил суы ака торур» график романы), Баязит Хәсәнов (татарча филворд уены кушымтасы), Ләйсән Шәрәпова («Бер йортның тарихы» китабы) жюри әгъзаларын һәм килгән кунакларны әзер проектлары белән таныштырды.
2021 елдан үткәрелеп килүче бәйгенең төп максаты – татар телен өйрәнүнең үзенчәлекле, заманча, кызыклы форматларын барлау, туган телебезне һәм мәдәниятебезне үстерү һәм популярлаштыру.
«Бүгенге чарадан соң горурлык хисләре кичерәбез. Талантлы, сәләтле яшьләребез барлыгына тагын бер тапкыр инандык. Идеяне тәкъдим итү ул – бер, ә аны тормышка ашыру – икенче әйбер. Чиста хыял-ният булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Максатлар булганда, хыяллар барыбер тормышка аша, иң мөһиме тукталып калмаска. Тиздән «Үз телем»нең быелгы сезонына да старт бирергә планлаштырабыз. Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2026 елда Идел буе халыкларына да шундый мөмкинлекләр бирәсе килә», – диде Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Үз телем» бәйгесе 2026 елда да дәвам итәчәк. Конкурста 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Бәйгенең тулы шартлары алдагы көннәрдә билгеле булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

