Беренче каналдагы «Ледниковый период» программасында беренче тапкыр татар җыры яңгырады



Фигуралы шуу буенча Россия чемпионы Софья Акатьева белән «Молодежка. Новая смена» сериалындагы роле буенча тамашачыларга яхшы таныш театр һәм кино актёры Артур Каспранов куелыш өчен Вәсилә Фәттахова башкаруында «Туган як» җырын (Урал Рәшитов музыкасы, Гөлнара Рәшитова сүзләре) сайлап алганнар.

Бу идея Артурныкы булган. Аның әйтүенчә, зур аудиторияне халыкның популяр җырлары белән таныштырасы килгән.

– Татар җырына кушылып биесәк, бик шәп килеп чыгар, — дип уйладым диде ул тамашаны алып баручы Алина Заһитовага биргән әңгәмәдә. – “Туган як” җыры бик киң таралган. Аны күп кеше яттан белә.

Артур, чыннан да, теләгенә иреште. Аларның чыгышын жюри да бик яхшы бәяләде. Биючеләр бал, чәкчәк кебек күчтәнәчләрне дә мулдан өләштеләр.

Софья Акатьеваның әти-әнисе кайчандыр Казанда яшәгән. Әтисе эшләгән, әнисе медицина институтында укыган.