Актанышның беренче мәктәбе директоры Илгизәр Шәвәлиев истәлегенә: Гомеренең төп мәгънәсе — кешеләргә яктылык өләшү
Шәвәлиевләр гаиләсе Актаныш районында иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Әлеге гаиләдән бик күп күренекле шәхесләр үсеп чыккан. Илгизәр абыйның әтисе Фәтхелбаян абый — райпо җитәкчесе, бик гадел, акыллы, ярдәмчел шәхес була. Хатыны Гөлҗәннәт апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да тормышта үз урыннарын табып, җитәкче вазифаларында хезмәт итә. Шушы зур һәм тырыш гаиләдә Илгизәр абыйның педагог һөнәрен сайлавы аеруча бер мәгънәгә ия адым булып тора. Мәрсиябез аның рухына дога булып барсын!
Педагогик юл башы
- Илгизәр Фәтхел улы Шәвәлиев 1944 елда Актаныш авылында туа. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, 1970 елда Чуракай урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып хезмәт юлын башлап җибәрә.
- 1972 елда ул Такталачык урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерелә. 1976 елда Зөбәер сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә, ә 1979 елдан Киров урта мәктәбен җитәкли.
- 1987–2004 елларда, лаеклы ялга чыкканчы, Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә директор вазифасын башкара. Аның җитәкчелегендә мәктәп зур уңышларга ирешә: 2000 елда — «Бронза дәрәҗәсендәге сәламәтлек мәктәбе», 2001 елда — «Көмеш», 2003 елда «Алтын» дәрәҗәгә лаек була. 2004 елда мәктәп «Мәктәп – сәламәтлек территориясе» исемле Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында лауреат исемен яулый.

- 1998 елда Илгизәр Фәтхелбаян улына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Ул — СССР мәгариф отличнигы, Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы мөгаллиме, СССР Укытучылар съезды делегаты.
Илгизәр абыйны соңгы юлга озатырга халык диңгездәй агылды. Ул яшәгән йорт яны, ишегалдында да, урамда да — аны белгән, хөрмәт иткән, аннан белем алган, бергә эшләгән кешеләр. Һәркемнең күңелендә — үз истәлеге, үз рәхмәте, үз җылы сүзе.
“Яхшы кеше иде”, “Гадел кеше иде”, “Безгә юл күрсәтте” — бу сүзләр ул көнне кабат-кабат яңгырады. Кемдер күз яшьләре аша рәхмәт әйтте, кемдер еллар буе йөрәгендә саклаган хатирәләрен яңартты. Аның тормышы күпләрнең язмышында якты эз калдырган, күпләрне канатландырган.
Шушы изге хатирәләрне барлау, Илгизәр абый турында күңелләрдә сакланган җылы истәлекләрне туплау өчен без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Чөнки мондый шәхесләр турындагы хәтер — ул аерым бер гаиләнең генә түгел, ә бөтен районның уртак хәзинәсе.
Новатор рухлы җитәкче
Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Илгизәр Шәвәлиевнең уку-укыту буенча директор урынбасары булып, кулга-кул тотынып эшләгән Рәйлә Гыйздәтуллина остазын «Мине җитәкче булырга өйрәтте», дип җылы хатирәләр белән искә ала. Рәйлә Фәтхулла кызы озак еллар Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры, аннан район мәгариф идарәсе башлыгы булды:
Илгизәр Фәтхелбаян улы кая гына барса да, яңалык алып кайта һәм аны гамәлгә кертмичә туктамый иде. Иң нык истә калганы- Казанга курсларга барып, блок-лаборатор системасы буенча дәресләр карап кайтты, интернет булмаган чорда әлеге алым турында китаплар табып, җентекләп өйрәндек. Мәктәптә 45 минутлык дәресләрне 40ар минутлы парлы система белән алыштырдык. Бу үзгәрешләрне кертү өчен өч төрле расписание төзергә туры килде. Лаборатор система буенча уңышлы эшли генә башлаган вакытта районга Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгыннан тикшерү килде. Башта тикшерүчеләр без керткән яңалык уку процессына зыян салмыймы икән дип шикләнделәр, дәресләрне санадылар, әмма нәтиҗәләрне күргәч, комиссия мәктәп эшчәнлеген югары бәяләп китте.
Рәйлә Фәтхулла кызы Илгизәр Шәвлиевнең командада эшләргә өйрәтүен болай дип искә ала:
Илгизәр Фәтхелбаян улы җитәкчелегендә яңалыкларны директор урынбасарлары Вәзилә Чинаева һәм Рим Мостафин белән бергәләп тормышка ашырдык. Коллективта бердәмлек хөкем сөрде: иртән җыелып фикер алышу, яңалыклар белән уртаклашу гадәткә керде.
Илгизәр Фәтхелбаян улы мәктәп бакчасын булдыруга зур көч куйды, теплица эшләтте, бакчага күпләп җиләк-җимеш, агачлар утыртуны оештырды.
Мәктәп бакчасыннан кергән акчага парталар, шкафлар кайтартыла. Теплицаны укучылар белән бергә төзиләр. Кышын яшел суган, яшел үләннәр үстереп, балаларга витаминлы ризык бирәләр, гөлҗимеш тамырыннан чәй кайнатып эчерәләр. Директор, мәктәптә өй җылысы булсын дип, меңләгән балага коймак пешертә. 700–800 бала укыганын, йөздән артык укытучы, хезмәткәрен дә исәпкә алсак, бу бит бик зур хезмәт.
Илгизәр Фәтхелбаян улы, “Кешене артык мактарга ярамый”, — дисә дә, һәр хезмәткәрнең эшен күрә, бәяли белә. Коллективны яшьләр белән тулыландыра, бик яратып бетермәсәләр дә, 55–60 яшь тулгач, укытучыларны лаеклы ялга озата, алар урынына яшь педагогларны эшкщ чакыра, “яшьләр белән яңалык керә” дип әйтә торган була. Мәктәптә Үстерелешле укыту, Шаталов методикасы алымнары куллану гамәлгә керә. «Директор школы», «Завуч школы» журналларын даими укып, андагы яңалыкларны мәктәп эшчәнлегендә куллануны оештыра.
Аттестация системасы яңа гына кертелгән чорда ук, биш ел эшләгән яшь укытучыларны беренче категориягә тәкъдим итә. Характеристикаларны үзе җентекләп укый, төзәтә, фикерләрен өсти. Югары категорияләргә, дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү эшендә дә гаделлекне беренче урынга куя. Рим Мостафинны “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә тәкъдим иткәч, аның кинәт вафат булуы барысы өчен дә зур югалту була.
Илгизәр Фәтхелбаян улы кешеләрне аңларга, алар белән эшләргә өйрәтте. Эшкә алганда һәр кешене җентекләп өйрәнә, сәләтенә, холкына игътибар итә иде. Үзе җәмгыять белеме һәм сызым фәннәрен укытты, укучыларын олимпиадаларга җитди әзерләде.
Кеше белән эшләүнең авырлыгын яхшы белсә дә, ул хезмәттән курыкмады. Атказанган укытучы исеме дә аның өчен максат түгел иде — төп максаты мәктәп, балалар, нәтиҗә булды. 60 яше тулган көнне, 25 майда, ул лаеклы ялга китте, бер көн дә артык эшләмәде. Әмма аның кертеп калдырган яңалыклары, тәрбия мәктәбе бүген дә яши, — ди Рәйлә Гыйздәтуллина.
Укучылар күңелендәге эз
Раниза Шакирова — Илгизәр Фәтхелбаян улының укучысы, бүген Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы:
— Илгизәр Фәтхеловичның Актаныш районы мәгарифен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Аннан өйрәнергә, аннан үрнәк алырга мөмкин булган яңалыклар бик күп иде.
Мин 5 сыйныфта укыганда ул мәктәпкә директор булып килде. Аның тормыш иптәше Рәйсәлә Гавис кызын безнең сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Башлангычта сыйныф җитәкчеләре еш алышынып торса, Рәйсәлә апа безне 11 сыйныфка кадәр җитәкләде. Ул бөтен классыбызны, әти-әниләрне бер йодрык итеп туплый белде. Укуда да, сыйныфтан тыш чараларда да, ата-аналар белән эшләүдә дә зур уңышларга ирештек. Бу — гаилә белән мәктәпнең бердәм эшләвенең ачык мисалы иде.
Илгизәр Шәвәлиев үзе хокук фәнен укытты. Аның оештыру сәләте, алдан күрүчәнлеге гаҗәеп көчле булды. Дәресләрдә ул көчле укучыларны сайлап алып, аерым әзерләде, бездән имтихан алды. Классны төркемнәргә бүлеп, безне җитәкче итеп куйды. Без үз чиратында башка укучыларны укыттык, ә ул белемнәрен шәхсән үзе тикшерде — мөстәкыйль эшләр, әңгәмәләр үткәрде. Бу алым бездә лидерлык сыйфатларын, командада эшләү күнекмәләрен үстерде.
Бүген “Финанс грамоталылыгы” дип әйтелгән төшенчә ул вакытта ук мәктәптә гамәлгә ашырылды. Мәктәп кооперативы оешты. Технология укытучылары белән берлектә кызлар тегү, чигү, бәйләү серләренә өйрәнде, төрле әйберләр җитештерде. Калдык материалларга “икенче тормыш” бирдек. Универсам янында кечкенә палатка куеп, үзебез теккән әйберләрне саттык. Акча эшләргә, аның кадерен белергә, сак тотарга өйрәндек. Кооперативта катнашкан укучылар аттестатка өстәмә документ алды. Мин, мәсәлән, 2 разрядлы тегүче-мотористка таныклыгы белән мәктәпне тәмамладым.
Методик яктан да яңалыклар күп булды. Рус телен Рәйсәлә Гавис кызы Шаталов методикасы, терәк схемалар белән укытты. “Учись учиться” дип исемләнгән кагыйдәләр җыентыгы төзеде. Һәр яңа тема буенча материаллар туплады. Бу кулланма бүген дә актуаль дип саныйм.
Укучыларның физик сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелде: иртәнге зарядка кертелде. Түшәмгә телевизор урнаштырылып, музыка астында гимнастика ясый идек. Бу балаларны бергә туплау, игътибарны дәрескә юнәлтү өчен бик нәтиҗәле алым булды.
Әти-әниләр белән эшләүдә дә ул алдан уйлап эш итте. Безнең сыйныф җиңелләрдән булмаса да, ул Рәйсәлә апага: “Бик күп көч кирәк, син булмасаң, кем булыр?” — дип ышаныч белдергән. Бер баланы да аермый иде. Еллар узгач та очрашканда, безнең белән кызыксынып сөйләште, киңәшләрен бирде, ярдәм итте.
Аның эшчәнлеге — үз заманы өчен новаторлык үрнәге. Профориентация, укучыга һөнәр бирү, һәр балага индивидуаль якын килү — болар барысы да Илгизәр Фәтхелбаян улы тарафыннан алдан күреп, уйлап башкарылган эшләр иде. Бүгенге мәгарифтә күтәрелгән күп кенә мәсьәләләрнең нигезе нәкъ менә ул елларда салынган дип әйтә алам.
Гаилә — ныклы терәк
Илгизәр Фәтхелбаян улының ныклы тылы- тормыш иптәше Рәйсәлә Гавис кызы. Аларның саф сөю хисләренә нигезләнеп төзелгән гаилә тарихы 58 елны тәшкил итә. Өч кызлары-Гөлнур, Ләйлә, Ләйсәннәре белән горурланалар, аларның әти-әниләре кебек тату гаилә корулары, балалар, оныклар үстерүләренә сөнеп яши бәхетле ата белән ана. 
Рәйсәлә апа белән Илгизәр абыйны Алабуга дәүләт педагогия институты очраштыра. Яшьләр нибары дүрт ай очрашканнан соң гаилә коралар. 1968 елның июнендә өйләнешәләр. Аңа кадәр Илгизәр абый армия хезмәтен Семипалатинскида, атом-төш коралын сынау урыннарында үтә — армия чоры сәламәтлегендә эзсез үтми, соңрак ул елларны аяк-куллары бик еш сызлап искә төшерә.
Яшь педагоглар гаиләсе авылдан-авылга күчеп йөри: Чуракай, Такталачык, Зөбәер, Киров… Кайда гына эшләсәләр дә, үз эшләренә тугры калалар. Илгизәр Фәтхелбаян улын Актанышка райком комсомолының беренче секретаре итеп тә чакыралар, әмма ул мәктәп системасыннан китәргә теләми — гомерен мәгарифкә багышлый. Директор буларак, эзләнүчән, яңалыкка омтылучан җитәкче булып таныла. Киров мәктәбендә кабинетлар җиһазлый, музейлар ача, ишегалдында балалар өчен шөгыль мәйданчыклары ясата. Фронталь тикшерүләрдән соң мәктәпне югары бәялиләр. Әмма туган якка тартылу көчлерәк була — 1987 елда гаилә Актанышка кайта.
Рәйсәлә Гавис кызы — үзе дә 37 ел укыткан көчле педагог. Такталачык авылы кызы кечкенәдән гадел укытучы булырга омтылган. “Кемнең кем булуына карамастан, дөрес билге куя идем”, — ди ул. Укучылары бүген дә аны рәхмәт белән искә ала. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова: “Тактага язып кагыйдәләр аңлатканыгыз әле дә истә”, — дип укытучысына рәхмәт әйтә.
Илгизәр укытучыларны һәрчак яклады. Нинди генә тикшерү килмәсен, ул коллективны саклап кала белде. Мине кайда гына эшләсәк тә, директор хатыны дип аермадылар, өстенлек бирмәделәр, — дип искә ала Рәйсәлә апа.
Илгизәр абый 1995 елда дин юлына баса, Актанышта мәчет төзелеп кенә килә әле, шуңа мәктәп спортзалында җомга, гает намазлары оештыра. 1998 елда хаҗ кыла. Аннан соң да изге җирләргә кабат бара. Чаллыдагы Ак мәчеттә белемнәрен тирәнәйтә.
Шәвәлиевләрнең өеннән укучылары өзелми. Күчтәнәчләр алып килеп, чәй эчеп китәләр. Укучылары соңгы көненә кадәр аңа рәхмәт әйтә. Бер укучы кыз, аттестат алмый калудан куркып йөргәндә, Илгизәр абый аны яклап кала, икеле куярга теләгән фән укытучысына: “Кеше язмышы белән уйнамагыз”, — ди. Бүген ул кыз һөнәре буенча матур гына эшли, тормыш кора. Район үзәк хастаханәсенең Ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләүче бер ханым исә Илгизәр абыйның соңгы көннәрендә рәхмәт әйтә: “Мәктәпне тәмамлау елында авырдым, укый алмадым, әмма сез ярдәм иттегез, аттестат алып чыктым”, — ди. Вафат булгач исә, ярый әле рәхмәтемне әйтергә өлгердем, дип сөенә.
Шәвәлиевләр гаиләсе зур һәм тату: 8 онык, 3 оныкчыклары бар, тагын бер дәвамчылары туарга тора. Очрашкан саен аларга Илгизәр абый “Туганлык җепләрен өзмәгез, аралашып яшәгез”, — дип васыять әйтеп килгән. Бүген алар шул нәсыйхәткә тугры калып, бер-берсенә терәк булып гомер кичерә.
Мәңгелек хәтер
Илгизәр абый изге Рамазан аеның беренче көнендә фани дөнья белән хушлашты. Казан шәһәрендә яшәүче төпчек кызлары Ләйсән белән кияве Шамил туганнарны җыеп беренче ифтар үткәрергә планлаштырган булалар. Әтиләре вафатыннан соң алар кыенсынып кала. Әниләре Рәйсәлә апа, «Әлбәттә, үткәрәсез, әтиегез бит сезнең гел бергә булуыгызны теләде», дип балаларга фатиха бирә. Күркәм табын янында сүз гел әтиләре Илгизәр абый турында була.
Ирем Шамил әтинең һәр адымын видеога төшереп барды. Оныклар, оныкчыклар белән аралашкан мизгелләре сакланып калды. Без барыбыз бергә җыелганда 23 кеше булабыз. Видеоларны караганда, әтинең тавышы ишетелә — ул безнең белән кебек,- ди Ләйсән ханым.- Алда да җыелырга исәплибез. Берничә көннән Әлмәт шәһәрендә яшәүче Гөлнур апамнар, аннары Балык Бистәсе районындагы Ләйлә апамнар ифтарга чакырды. Ә 16 мартта гаиләбез тагы да зуррак сәбәп белән бергә җыелачак — әниебез ифтар мәҗлесен үзе уздыра. Шул уңайдан барыбыз да туган якка, Актанышка кайтырга ниятлибез.
Казанда «Московский комсомолец» газетасы редакторы булып эшләүче кызлары Ләйсән әтисе турында җылы хатирәләр белән уртаклаша:
Әтине сирәк күрә идек, чөнки ул һәрчак эштә булды. Без аны кечкенәдән олы, җитди кеше итеп кабул иттек. Ул ел саен минем туган көнемдә, 5 августта яңа сумка бүләк итә иде. Усалрак та тоела иде, шуңа бераз куркып та тора идек. Әмма куркуыңны җиңеп, берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң, ул аны һичшиксез җиренә җиткереп башкара иде. Студент чакта кием сайлауны да аңа ышанып тапшыра идём — үзе табып, үзе алып кайта иде. Әти дәүләт эшләре белән мәшгуль булды, депутат буларак Мәскәүгә еш йөрде. Әмма барганда да, кайтканда да кереп, хәлләремне белешергә вакыт таба иде.
Олыгайгач, без тагын да якынайдык. Мин аның “малае” кебек идем: бергә гаражлар салдык, коймалар тоттык, тимер-томыр ташыдык. Ирем Шамил аның иң яраткан кияве булды — әтине соңгы юлга да ул үзе юып озатты.
Без әти-әнинең мәхәббәтен тоеп үстек. Әни “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыды, гаиләдә дингә ихтирам көчле булды. Әти һәр мәҗлескә алдан әзерләнә, балаларга әйтәсе сүзләрен уйлап, алдан дәфтәренә язып куя иде. Тормыш кагыйдәләрен күңелгә сеңәрлек итеп аңлата белде. Егерме елдан артык диндә без, балалары да — әти-әниебез юлыннан атлыйбыз.
Мин әтидән гаделлек сыйфатын алдым. Әти безгә гел бер гади, әмма тирән мәгънәле фикерне кабатлый иде: кеше эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарсын; “мин” дип түгел, “кеше өчен” дип яшәсен; гадел булсын һәм кул астындагыларга хөрмәт белән караын — шул вакытта гына тормышның кадере була.
Илгизәр абыйның гомер юлы, Шәвәлиевләрнең гаилә тарихы — буыннан-буынга күчкән тәрбия, иман, хезмәт сөючәнлек һәм бердәмлек үрнәге. Ифтар табыннары артында яңгыраган Илгизәр абый турындагы хатирәләр, Илгизәр абыйның аксакаллар сүзе һәм балалары, оныкларының шат авазы — нәкъ менә шушы кыйммәтләрне саклап алга таба дәвам итә.
Районыбыз җитәкчеләре Актанышның беренче санлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән Илгизәр Шәвәлиевне юбилее белән котлады
