Ренат Гатиятов «Арча муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды
Бүген район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ренат Гатиятов «Арча муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Ул бу олы бүләккә Арча районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше һәм район халкы алдындагы аерым казанышлары өчен лаек булды. Аны Ренат Мансур улына район башлыгы Алмаз Хисаметдинов тапшырды.
Без дә аны лаеклы бүләге белән чын күңелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, яңа хезмәт урынында да зур уңышлар телибез.



